Новости
17 гыйнвар 2024, 06:17

Идәнне дә белеп себерергә кирәк

Идәнне ишектән түргә карап себерсәң, ярлылык килә.

Идәнне дә белеп себерергә кирәкИдәнне дә белеп себерергә кирәк
Идәнне дә белеп себерергә кирәк

Идәнне ишектән түргә карап себерсәң, ярлылык килә.

Идән себергәндә чүп калдырсаң, киявен шадра була.

Кич идән серсәң — фәкыйрьлек килә яисә нигезгә мәет керә.

Кояш баегач идән себерсәң — фәрештә керми.

Бүлмәдә ике себерке тотарга ярамый — ирең икенче хатын ала.

Идән себергәндә кеше аягын эләктереп себерсәң — ул кешене туеңнан калдырасың.

Идән себергәндә берәр кешегә себерке белән суксаң — ул кешегә авыру эләгә (яисә бүре ашый). Чөнки себерке — шайтан торган урын.

Өй себергәндә балаларга пәрәвез алырга кушмыйлар, гомерләре кыскара, имеш.

Идәнне ике кеше берьюлы себерергә ярамый — ачуланышалар.

Себеркене, аркылы атларга ярамый — шеш чыга.

 

Фото: freepik.com

Автор:
Читайте нас