Иске Балтач. 16 гыйнвар - "Балтач таңнары". Рөстәм Дильмиев шәхси предприятиесендә орлыкларны кондициягә җиткерү фронтында эшләр гөрләп бара
Авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек тәэмин итү бүген көн тәртибендә беренче чиратта тора. Әмма игенчеләрнең кәефен төшергән сәбәпләр дә юк түгел. Үсемлекчелек продукциясенә ихтыяҗ бар. Ләкин хаклар җитештерүчене канәгатьләндерми. Мәсәлән, тугыз мең сумлык чыгымнар салып үстергән бер тонна бодай эшкәртүчеләр җитештерүчегә нибары алты мең сум тәкъдим итә. Мондый шартларда хуҗалыклар иген культураларын ашлык фуражы сыйфатында гына үстерергә мәҗбүр.
Рөстәм Дильмиев шәхси предприятиесе маржиналь культуралар үстерү ягын карый. Киләсе елларда майлы культураларга күбрәк игътибар бирергә планлаштыралар. Узган елда 60 гектарда эспарцет чәчкәннәр, ә 2024 ел уңышы өчен 250 гектарда горчица чәчәргә исәп тоталар. Хуҗалык орлыкларның чәчү сыйфатларын арттыру белән актив шөгыльләнә.
Предприятиенең Иске Балтач авылындагы базасында эш кызу бара. Биредә хуҗалыкның орлыкчылык базасы дип әйтерлек. Тиешле техника тупланган. Моннан тыш башка төр кайбер техника да биредә сакка куелган. Әле күптән түгел хуҗалык сиптергеч агрегат, шулай ук куллануда булган ургыч сатып алган.
- Биредә, ремонт эшләрен үткәреп, техниканы сафка бастыру өчен дә шартлар булдырырга уйлыйбыз,- предприятие директоры ярдәмчесе Ренат Дильмиев, алга максатлары белән таныштырып.
Ә орлыкчылыкка килгәндә, әлеге вакытта Яңавыл районы Алмаз Фәрхетдинов шәхси предприятиесеннән сатып алынган 10 тонна горчица орлыгын кондициягә җиткерү эшләре бара. Ике тонна орлыкны үз максатларында кулланырга планлаштыралар, ә калган партияне сату өчен әзерлиләр. Бу эш Алексей Семенов һәм Владислав Айтугановка йөкләтелгән. Орлыкларны “Петкус” агрегаты ярдәмендә чистарталар. Клевер, люцерна һәм вика орлыклары кондициягә җиткерелгән инде.Бу культуралар чәчү структурасында 100-200 гектарда урын алачак.
Район буенча 4800 тонна яки 101 процент күләмендә орлык запасы булдырылган, 10 200 гектарда уҗым культуралары чәчелгән, 18,8 мең гектардан артык мәйданда җирләр туңга сөрелгән.