Ай калҽндаренә ярашлы, чәчү өчен уңышлы көннәр булып 1З-16, 18-2З гыйнвар; 1-8, 12-22, 26-29 февраль; 2-7, 12-2З март санала.
Чәчү һәм үстерү сҽрләренә килгәндә, петуния орлыклары яктыда гына шытып чыга, шуңа аларны ком яки туфрак белән күммиләр. Бары тик стакан өстен үтә күренмәле полиэтилен белән каплыйлар.
Җылы урында орлык 4-5 көндә чыга. Көненә 1-2 тапкыр ачып җилләтеп, туфракны киптермәскә, сиптергечтән чак кына су сибәргә кирәк.
Үсентеләр өченче яфрак чыгармыйча өстенә япкан полиэтиленны алмагыз, бары тик энә белән берничә урыннан тишкеләгез. Нечкә булып үсеп киткән очракта, үсентене яфракларына кадәр җайлап кына ком белән күмдерергә кирәк. Ныгып киткәч, өстен ешрак ачырга һәм түбән температурага тәрәзә төбенә куярга була. Болай иткәндә, үсентене күчереп утырмыйча, төбенә туфрак өсти-өсти үстерергә була.
Фото һәм текст чыганагы: "Файдалы киңәшләр" төркеменнән.