Новости
15 гыйнвар 2024, 07:08

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрына Мәскәүдә операция ясаганнар

Аның хәле турында мәгълүматны төгәл әйтмиләр.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрына Мәскәүдә операция ясаганнарБашкортстанның сәламәтлек саклау министрына Мәскәүдә операция ясаганнар
Башкортстанның сәламәтлек саклау министрына Мәскәүдә операция ясаганнар

Күп кеше үлеменә китергән авариядә зыян күргән Башкортстанның сәламәтлек саклау министрына Мәскәүдә операция ясаганнар. Mash Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, Айрат Рәхмәтуллинга Бурденко исемендәге Мәскәү нейрохирургия үзәгендә умыртка баганасына операция ясаганнар. Хәзер чиновник Уфага кайткан.

Хәтергә төшереп үтик, элек порталга Ufanovosti.ru сәламәтлек саклау министрлыгында Рәхмәтуллинның әле дә больничныйда булуын хәбәр итәләр, әмма аның хәле турында мәгълүматны төгәл әйтмиләр.

Сәламәтлек саклау министрының хезмәт автомобиле катнашындагы күп кеше үлеменә үлеменә китергән авария 2023 елның 29 декабрендә теркәлде. Бөре — Тастуба — Сатка трассасында Караидел районында Лада Гранта, Лада Ларгус, Тойота Камри һәм Тойота Королла бәрелешкән. Нәтиҗәдә, 57 яшьлек Ларгус йөртүчесе һәм аның 69 яшьлек пассажиры урында ук һәлак булган. Зыян күрүчеләрнең барысы да, шул исәптән Айрат Рәхмәтуллин да, урындагы хастаханәгә озатыла. Шуннан соң санавиация аларны Уфага алып килә.

Башинформ

Фото: Айрат Рәхмәтуллин/vk. com          

Автор:
Читайте нас