Беренче рецепт
Бер калак җитен орлыгына бер стакан су коеп, 10 минут кайнатырга һәм суынганчы тотарга. Тәүлегенә 1 л төнәтмә кирәк булачак. Сөзеп алырга мөмкин, шулай ук орлыклары белән бергә дә эчәргә ярый. Ул ашказан-эчәк трактына бик яхшы йогынты ясый.
Әзер төнәтмәне (1 л) бер көндә яртышар стаканлап 1,5 – 2 сәгать ара белән эчеп бетерергә.
Ерак юлга чыгар алдыннан эчәргә ярамай!
Икенче рецепт
100 мл суны 20 градуска кадәр җылытып, 10 мл алма серкәсе кушарга һәм яхшылап бутарга. Шуннан 50 мл кефир кушып, ашаганнан соң ярты сәгать үткәч эчәргә.