Новости
14 гыйнвар 2024, 12:39

Башкортстанда яшәүчеләрне көчле җил һәм салкыннар көтә

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Башкортстанда яшәүчеләрне көчле җил һәм салкыннар көтәБашкортстанда яшәүчеләрне көчле җил һәм салкыннар көтә
Башкортстанда яшәүчеләрне көчле җил һәм салкыннар көтә

Башкортстанда иртәгә, 15 гыйнварда урыны белән секундына 18 метрга кадәр тизлектә җил һәм салкыннар көтелә.

Шулай ук республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 8—13 метр, урыны белән 18 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -19,-24°, урыны белән -30°, көндез -14,-19°. Юлларның аерым участокларында төнлә һәм иртән томан, күрү мөмкинлеге 2—4 км.

Автор:
Читайте нас