Санкт-Петербургның Пушкин районындагы Wildberries складында 70 мең кв.м мәйданда янгын теркәлгән. Аңа иң югары, бишенче — катлаулылык бирелгән. ТАСС оператив хезмәтләрендә янгынның беренчел сәбәбе электр үткәргечләрнең төзек булмавы дип хәбәр иткәннәр.
Янгын турында мәгълүмат Мәскәү вакыты белән 07: 42 сәгатьтә килгән.
ИЗВЕСТИЯ
Фото: Видеодан скриншот