Башкортстанда, 2024 елның беренче көнендә, Стәрлетамак кешесе Яңа ел тиражында 100 млн сум акча отты, дип хәбәр итә дәүләт длтереясы матбугат хезмәте.
Моннан тыш, республикада яшәүче тагын 11 кеше 1 миллион сум акча откан. Бәхетле кешеләр Уфа, Күмертау, Караидел, Красноусол, Стәрлебаш, Бишбүләк, Стәрлетамак һәм Иске Балтачта билетларын сатып алганнар. Республика халкы 2024 елның беренче көнендә 46 млн сумнан артык акча откан.
Яңа ел тиражында 100 млн сумны дүрт кеше, шул исәптән Башкортстанда яшәүче кеше алган.
Ә сез лотерея уйныйсызмы?