Татарстанда бер үсмер үзенең мәктәбенә һөҗүм итәргә әзерләнгән. Узган елның декабрь ахырында полиция хезмәткәрләре аның белән профилактик әңгәмә үткәргән. Татарстанда үз мәктәбенә һөҗүм әзерләүдә шикләнелүче үсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә, дип яза ВТ үзенең сайтында. Узган елның декабрь ахырында полиция хезмәткәрләре, өенә килеп, аның белән профилактик әңгәмә үткәргән. Ә инде Яңа елдан соң егет тоткарланган. Укучының өендә балаклава, ике балта, пычак, тактик перчатка, ноутбук, борычлы баллон, шулай ук язулы дәфтәр тапканнар. Аның социаль төркемнәрдә шикле юнәлештәге төркемнәргә язылганлыгы мәгълүм. Егет психиатрда исәптә тормаган. Тулы гаиләдә тәрбияләнгән.
Балалар, үсемрләрнең ниләр белән кызыксынуын, кемнәр белән аралашуын олылар контрольдә тотарга тиештер. Мондый күңелсезлекләр читләп үтсен!