Новости
11 гыйнвар 2024, 14:08

Тәбикмәк пешерик әле

 Гаиләбез белән чөкердәшеп тәмләп чәй эчәрбез

Тәбикмәк пешерик әлеТәбикмәк пешерик әле
Тәбикмәк пешерик әле

Кирәк:
-1 литр сөт;
-2-3 йомырка ;
-4-5 аш кашыгы сыек май ;
-2 аш калагы шикәр комы (кем ничек ярата);
-1 чәй калагы тоз (чыгышына карап);
- 1 чәй калагы өеп чи чүпрә ;
- Он;

Чүпрәне әчетеп алабыз ( ярты стакан җылы суда чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы өеп он. Яхшылап богатабыз, күбекләнеп күтәрелеп менә)

Җылытылган сөткә йомырка, тоз, әзер әчене, шикәр комы, сыек май, салып яхшылап болгатабыз, шуңа онны акрынлап кына өстәп, куерак кына тәбикмәк камырын әзерләп, җылы урынга 1 сәгатькә кабартырга куябыз. Күбекләнеп күтәрелеп менә.

Автор:
Читайте нас