“Уральские авиалинии” самолетында очучы пассажир хатын күктә бәби тапкан һәм башка пассажирлардан бүләккә 55 мең сум акча алган. Бу хакта “Крыша ТурДома” Телеграм-каналы хәбәр итә.
Басма язуынча, Подмосковьеның Жуковский аэропортыннан Дүшәнбегә юлланган лайнерда йөкле хатынның тулгаклары башланган. Авиакомпаниядә сөйләүләренчә, самолет тиешле биеклеккә күтәрелгәч тә, йөкле хатын кычкыра башлаган. “Аңа ярдәмгә бортпроводниклар ашыккан, алар арасында моңа кадәр фельдшер булып эшләгән Надежда Ивакина булган, пассажирлар арасыннан Мәдинә исемле шәфкать туташы да булышкан”, – диләр авиакомпаниядә.
Чыганак: lenta.ru