Новости
10 гыйнвар 2024, 03:57

Россиядә өчләтә вирус эпидемиясе башланган

Берьюлы берничә инфекция белән авыручылар саны арта.

Россиядә өчләтә вирус эпидемиясе башланганРоссиядә өчләтә вирус эпидемиясе башланган
Россиядә өчләтә вирус эпидемиясе башланган

Россиядә грипп, COVID-19 һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыручылар саны артуын билгеләп үткәннәр. Бу хакта Роспотребнадзор һәм Смородинцев исемендәге грипп фәнни-тикшеренү институты мәгълүматларына сылтама белән «Известия» хәбәр иткән.

Басма материалында авыру дәрәҗәсе 10 мең кешегә 128,1 очрак тәшкил итә, бу база нормасыннан 83 процентка югарырак.

Сораштырылган экспертлар фикеренчә, Россиядә өчләтә вирус эпидемиясе башланган.

Аларның мәгълүматлары буенча, хәзер нигездә А (H3N2) гриппы тарала. Белгечләр февраль-март айларында авыруның кимүе ихтималлыгын фаразлый.

Роспотребнадзор 2023 елның 18-24 декабрендә бер атна эчендә авыру тагын 5 процентка арткан дип аңлаткан. Смородинцев исемендәге грипп фәнни-тикшеренү институты ноябрь башыннан авыруның әкренләп үсүе турында белдерә.

Бирешмәгез, нык, сәламәт булыгыз!      

Автор:
Читайте нас