Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм шунда: “Син сора, мин җавап бирермен”, – дип әйтте. Шуннан соң алар арасында шундый әңгәмә булды:
– Бөтен кешедән дә көчлерәк булырга телим!
– Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәлләсәң – иң көчлесе булырсың.
– Аллаһ ризыгымны арттыруын телим.
– Һәрвакыт тәһарәтле йөрсәң – ризыгың мул булыр.
– Аллаһы Тәгаләнең догаларыма җавап бирүен телим.
– Аллаһ тыйган нәрсәләрдән ерак булсаң, Ул синең догаларыңа җавап бирмичә калмас.
– Аллаһы Тәгаләнең Кыямәт көнендә мине ачуланмаячагына ышанасым килә.
– Аллаһы Тәгаләнең бер мәхлугын да ачуланмасаң, Кыямәт көнендә Ул да сине ачуланмас.
– Аллаһы Тәгаләнең Кыямәт көнендә минем кимчелекләремне яшерүен телим.
– Кардәшләреңнең хаталарын яшерсәң, Аллаһ синең кимчелекләреңне яшерер.
– Гөнаһлардан һәм хаталардан нәрсә саклый ала?
– Аллаһка тәкъвалык, авырулар һәм ихлас күз яшьләре...” – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.