Новости
9 гыйнвар 2024, 03:56

Озын яллар тәмам

Ничек эшкә чыгарга? Психолог киңәшләренә колак салыйк.

Озын яллар тәмамОзын яллар тәмам
Озын яллар тәмам

Психолог Юлия Графова әйтүенчә, озын каникуллардан соң беренче эш көннәрендәге сүлпәнлек өчен үз-үзеңне битәрләргә ярамый.

Ул көннәрдән зур нәтиҗәләр дә көтәргә кирәкми. Теләсә нинди кешегә эшкә кереп китәр өчен күпмедер вакыт кирәк. Моның өчен кемгәдер – өч, ә кемгәдер биш көн таләп ителә. Каникуллардан соңгы беренче атна бөтен россиялеләр өчен дә сүлпән уза, ди ул.

Ял көннәре күп кебек тоелса да, организм отпускның 21 нче көнендә генә ял итә башлый. Ә ун көн генә узса, организм стресс кичерә.

Психолог эшкә алдан әзерләнү дә кирәкми, дип саный. Чөнки ул вакытта кеше калган ял көннәрен стресста уздыра. Эшкә чыгасы көн алдыннан эш өчен кирәкле киемнәрне, әсбапларны әзерләп кую да җитә. 

ВТ

 

Автор:
Читайте нас