Новости
8 гыйнвар 2024, 07:12

Хуш исле кайнатма

 Бәйрәмнәрдән соң кемдәдер, бигрәк тә өлкәннәрдә, мандарин һәм әфлисуннар торып калучан. Аларны әрәм итмәгез. Хуш исле кайнатма ясагыз.

Хуш исле кайнатмаХуш исле кайнатма
Хуш исле кайнатма

  Кайнатма ясау өчен 1 кг мандарин, 1 зур әфлисун, 1 кг шикәр комы, 1 стакан су, 2 чәй кашыгы уылган имбирь, 1 кап ванилин кирәк була.

Мандарин белән әфлисунның тышын әрчеп, кисәкләргә аерабыз. Барысын бергә салып, өстенә бер стакан су агызабыз һәм суыткычка куябыз.
8 сәгать узгач сулы мандариннарны акрын гына утка куеп, имбирь өстибез.

 Кайнап чыкканнан соң катнашманы 1,5 сәгать пешерәбез. Вакыт-вакыт бутап алырга онытмагыз. Аннан соң ванилин һәм шикәр комы кушып, тагын 1,5 сәгать кайнатабыз һәм кайнатма әзер булгач, банкаларга тутырабыз.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас