Новости
8 гыйнвар 2024, 07:23

Өч бала югалган

Башкортстанда өч бала югалган. Бу хәл Иглин районында булган.

Өч бала югалганӨч бала югалган
Өч бала югалган

 Бирелгән мәгълүматлар буенча, сүз 7 яшьлек Максим Тюрин, 12 яшьлек Ангелина Гайнанова һәм 13 яшьлек Ксения Подгорная турында бара.

Максим Тюринның билгеләре: буе - 125-130 сантиметр, ябык гәүдәле, чәчләре кыска, кара. Югалган көнне ул аклы-каралы куртка, спорт чалбары, кара ботинка кигән булган.

Ангелина Гайнанованың билгеләре: буе - 156 сантиметр, ябык гәүдәле. Югалган көнне ул кара төстәге тездән түбән куртка, спорт чалбары кигән булган.

Ксения Подгорнаяның билгеләре: буе - 170 сантиметр, ябык гәүдәле, зәңгәр күзле. Югалган көнне ул капюшонлы кара кыска куртка, спорт чалбары кигән булган.

Балаларның кайда булуы турында белүче һәркемне 8(937)3-102-112 телефоны буенча волонтерлар белән элемтәгә керүен, яки полициягә хәбәр итүен сорыйлар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

Автор:
Читайте нас