Башкорт эстрадасы җырчысы Гөлназ Асаева, үзен начар хис итүне сәбәп итеп, Уфадагы концертын гамәлдән чыгармаган. Артистның шәхси блогында әйтелгәнчә, берничә сәгать элек аның тән температурасы 41,2 градус булган. Шуңа да карамастан, ул Башкортстан башкаласына юллана.
"Хәзер үземне тәртипкә китерәм, югыйсә мин чәчләремне дә тарамадым, душта коенам һәм кичен концертка юлланам”, – дип төгәлләгән ул, – «йөрәк бик нык тибә, бәлки, табиб чакырырбыз».
Гөлназ Асаева сәламәтлегенә бәйле проблемалар белән Яңа Ел бәйрәмнәренең башыннан ук очраша. Башка симптомнар арасында аның көчле баш авыртуы булган.
Авырма, савыга күр, Гөлназ!
Фото: vk.com/id36761679