Новости
7 гыйнвар 2024, 11:59

Уфа дәваханәсендә үлгән

Бер ай элек ул грипп белән чирләгән... РФ спорт мастеры Уфа дәваханәсендә үлгән

Уфа дәваханәсендә үлгәнУфа дәваханәсендә үлгән
Уфа дәваханәсендә үлгән

Шорт — трек буенча спортчы Анастасия Середа Уфа инфекцион хастаханәсендә вафат булган, - дип яза "Mash Batash" телеграм-каналы. Аңа 20 яшь кенә иде. 

Бер ай элек яшь спортчы грипп белән чирләгән. Тик ныклап терелә алмаган, хәле көннән-көн аламаланган гына. Спорт кешесенең өйдә тыныч кына дәваланырга мөмкинлеге юк инде - аларның гел тренировкалар, ярышлар. Аны Уфадагы инфекцион хастаханәгә салганнар, чөнки ул монда спорт буенча "сбор"ларга килгән булган. Кызга дәваханәдә яту да ярдәм итмәгән, табиблар аны коткара алмаган.

Узган ел спорт мастеры Русия Кубогы эстафетасында көмеш медальле булган, ә 2022 елда командасы белән кубок алган.

Анастасия Санкт-Петербург һәм туган җире Мордовия өчен чыгыш ясый иде.

Яшь кешеләрнең үлеме турында ишетү аеруча авыр. Урыны җәннәттә булсын!

Фото: "Mash Batash"

Автор:
Читайте нас