Гади синтепон куртка юганда ул укмашып, төерләр барлыкка килә. Шуңа андый куртканы сабынлы губка белән генә тазартып алырга киңәш ителә.
Ә холлофайбер кебек синтетик эчле курткаларны кер юу машинасында юып, сыгырга мөмкин. Ә синтепонны бары тик кул белән генә сыгырга гына кирәк. Куртканы кер киптергеченә җәеп киптерсәң, бик яхшы. Порошоктан ак таплар кала, шуңа гель кулланыгыз.