2024 ел, белүебезчә, кәбисә елы. Кайбер хорафатларга караганда, кәбисә елында өйләнешергә ярамый, чөнки бәхетсезлеккә, аерылышуга китерергә мөмкин. Әмма статистика күрсәткәнчә, кәбисә елында өйләнешеп аерылышучылар саны башка еллардагыдан аерылмый икән. Димәк, 2024 елда тыныч кына туйга әзерләнергә мөмкин, дигән сүз. Кәбисә елында тагын нәрсәләр эшләргә ярамый? Кәбисә елына бәйле бик күп хорафатлар яшәп килә. Шуңа күрә мондый елларда җитди адымнар ясаудан шикләнүчеләр байтак. Әйтик, кайберәүләр кәбисә елында күчемсез милек сатып алырга яки сатарга, эш алыштырырга, бизнеска керешергә, кыйммәтле әйберләр сатарга, шулай ук озакка сузылырдай мөһим эшләр планлаштырырга ярамый дип саный. Әмма бәхетебез һәм тормыштагы уңышларыбызның календарьгә түгел, бәлки үзебезгә бәйле икәнен онытмасак иде, дуслар!
ВТ