Нефтекама шәһәрендә бенгаль утыннан фатирда янгын чыккан. Фатир хуҗасы аны үзаллы сүндергәндә тән пешүләре алган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе тикшерүчесе мәгълүматлары буенча, 5 гыйнварда көндез 28 яшьлек ир-егет балконда бенгаль утын кабызып, бүлмәгә кире кергән. Диван яныннан узып барганда, очкын әйберләргә эләккән һәм бераздан алар яна башлаган.
Ир ялкынны күреп, кулдан килгән чаралар белән сүндергән. Шул вакытта ул тән пешүләре алган, ләкин дәваханәгә ятудан баш тарткан.
Янгынның мәйданы – 1 квадрат метр, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе