6 гыйнварда “Сәламәтлек поезды” Балтач үзәк район хастаханәсендә эшләячәк. Монда ревматолог, кардиолог, пульмонолог һәм оториноларинголог киләчәк.
"Без халкыбызның бәйрәмнәрне уңышлы, файдалы уздыруларын телибез. Шуңа күрә традиция буенча Яңа ел каникулларында Куватов исемендәге РКХ табиблары белән сәламәтлек поездлары Башкортстан буйлап юлга чыкты. Мондый акцияне без ел саен үткәрәбез. Ул квалификацияле медицина ярдәмен халкыбызга ирешерлек итәргә мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Бу эш “Сәламәтлек” милли проекты чикләрендә тормышка ашырыла.
Башинформ