Новости
4 гыйнвар 2024, 08:07

Таныш сабыйларын күрергә дип

Асавка авылында туып, әлеге көндә Борай районында яшәүче Галина Валиахметова Югары Карыш авылындагы социаль приютка таныш балаларны эзләп килә. Кемнәр алар?

Таныш сабыйларын күрергә  дипТаныш сабыйларын күрергә  дип
Таныш сабыйларын күрергә дип

 Галина Борайда парикмахер булып эшли.

Район үзәгендә  яшәүче бертуганнар: кыз белән малай аңа чәч кистерергә йөриләр.

Галина бик аралашучан кеше, балалар белән  төрле темаларга сөйләшә.

Шулай итеп алар дуслашып китәләр. Шул балаларның әти-әнисе эчкечелек белән мавыкканын белми ул.

Бераздан шул балаларны Балтачтагы социаль приютка алып киткәннәрен ишетә.

--Шул сабыйларны күрәсем килеп, приютка бардым. Кызганыч, аларның әниләре үлеп киткәнен биредә ишеттем. Балаларны зур әтиләре тәрбияләргә кайсыдыр районга алып киткән. Аларга шулкадәр ияләшенгән идем. Үзем тәрбиягә алырга дигән уйлар да бар иде. Калган балаларга бүләкләр алып бардым, - ди ул.

Балаларга бүләкләр өләшеп, аларның күңелен күреп кайткан ул.

 

...Изге күңелле, нечкә хисле кешеләр булуы яхшы.

Ә инде сабыйларга килгәндә, һәр бала әти-әнисенең назын тоеп үссен иде.

Таныш сабыйларын күрергә  дип
Таныш сабыйларын күрергә дип
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас