Кызлар белән бергә түләүле ял итәргә өметләнгән ике ир уңышсызлыкка дучар була.
Мәсәлән, 60 яшьлек Салават кешесе Интернетта кызыксындырган белдерүне тапкан һәм күрсәтелгән телефонга шалтыраткан.
Аны алдан түләргә күндерәләр, һәм ул 60 мең сум акча җибәрә. Аңа акча килмәгәнлеге турында хәбәр итәләр һәм шул ук операцияне кабатларга кушалар. 120 мең акчасы юкка югалганын аңлап, ул полициягә гариза язган.
Шундый ук хәл Уфада 44 яшьлек ир-ат белән булган, ул, кызлар кочарга өметләнеп, 160 мең сумын югалткан.
Фото: башинформ