Новости
3 гыйнвар 2024, 15:36

Полицейский үлем хәлендә

 Бәйрәм бәйрәм дә ул. Полицейскийны баш мие җәрәхәте, баш мие контузиясе, күзенә кан саву һәм күз контузиясе белән хастаханәгә алып киткәннәр. 

Мәскәүдә фейерверк шартлау нәтиҗәсендә полиция хезмәткәренең йөзе бик нык җәрәхәтләнгән. Ул авыр хәлдә.
SHOT Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, фаҗига  1 гыйнварда күршеләр белән бергә   Яңа ел бәйрәмен үткәргәндә булган. Көньяк Административ округының 39 яшьлек ЮХХДИ инспекторын (ул көнне полицейский ял иткән) танышлары  йорт ихатасына фейерверк шартлатырга чакырган. Пиротехникага ут төртеп җибәргән вакытта нидер булган, һәм якында шартлаган берничә залп хезмәткәрнең йөзенә тигән.

ЮХХДИ инспекторын тиз арада ачык баш мие җәрәхәте, баш мие контузиясе, күзенә кан саву һәм күз контузиясе белән хастаханәгә алп киткәннәр. Табиблар аның гомере өчен көрәшәләр.

Полиция тикшерү оештырган. 

Автор:
Читайте нас