Новости
3 гыйнвар 2024, 07:44

Көмьязы авылы халкы чаңгы ярышларына җыелды

Ярышларны оештыруга МХОдагы авылдашлары Р. спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Көмьязы авылы халкы чаңгы ярышларына җыелдыКөмьязы авылы халкы чаңгы ярышларына җыелды
Көмьязы авылы халкы чаңгы ярышларына җыелды

Авылдагы “Хәнифә” мәчете имамы Алик Карамов белдерүенчә, Р. МХОга 2022 елның сентябрь аенда Уфа шәһәреннән чакырылган. Гаиләсе Уфада яши. Әти-әнисе авылда гомер кичерә. Р. ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан. Элемтәче сыйфатында хезмәт иткән райондашыбыз күрсәткән батырлыгы өчен  Яңа ел алдыннан М. Шәймәратов ордены белән бүләкләнгән.

 Көз көне авылга кайткан чагында авылдашларына бүләк итеп мәчеткә акча калдыра Р. Имам Алик Карамов, мәзин Илнур Усманов, авыл активистлары белән киңәш итеп ул бүләкне кулланып авылдашлары арасында чаңгы ярышлары үткәрергә карар итәләр.

Бүген, 3 гыйнвар көнне, Көмьязы авылы төрле буын спортчыларны җыйды. Ярышларда катнашырга 8 яшьтән алып, 50+ яшькә кадәрге утыздан артык спортчы теләк белдерде. Үзләрен җитезлектә сынарга теләүчеләр саны арта тора. Читтән кайткан авылдашлары, профессионал спортчы Ирек Миргаев кунак сыйфатында катнашты. Ярышлар дүрт яшь төркеме спортчылары арасында оештырылды.

Төрле категория чаңгы спортын үз итүчеләр 1,5 —2,5 километр ераклыкка йөгерде. Башлап яшүсмерләр стартка басты. Бүләкләү тантанасында Р.ның әтисе Эрнис Хәбибуллин катнашачак.

Җиңүчеләр турында мәгълүматлар белән көн дәвамында таныштырырбыз.

P.S. Мәгълүматларны файдаланганда “Балтач таңнары” гәзите сайтына сылтама мәҗбүри

                        

Көмьязы авылы халкы чаңгы ярышларына җыелды
Көмьязы авылы халкы чаңгы ярышларына җыелды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас