Иске Балтач 1нче урта мәктәбе каршында эшләп килгән мәктәп телевидениесенең студиясе тантаналы шартларда ачылды.
“Скул – ТВ” дип исемләнгән мәктәп телевидениесе узган елның гыйнварында эшли башлаган иде. Өлкән сыйныф укучылары төрле сюжетлар төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырганын, яңалыклар белән уртаклашканын күпләр күргәндер, бәлки.
Укучылар инициатив бюджетлау конкурсында катнашып, үзләренең проектларын уңышлы якладылар. Зур күләмдә грант оттылар, берникадәр күләмдә акча район бюджеттан күчерелгән, 104 мең сумлык спонсорлар ярдәм күрсәткән.
Шушы акчаларга алар кирәкле аппаратура, җиһазлар сатып алганнар, бүлмә ремонтлап, студия ясаганнар.