Бүген көндез, 2 гыйнварда, Башкортстанның Чишмә районында ашыгыч ярдәм хезмәте каретасы янган.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бу хәл Калмаш авылында теркәлгән. Янгын сүндерүчеләр килеп, янгынны сүндерәләр. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбен экспертлар ачыклаячак.