Новости
1 гыйнвар 2024, 05:34

Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсия акчалары ничек киләчәк?

Русия Социаль фондының матбугат хезмәте  мәсьәләгә ачыклык кертте.

Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсия акчалары ничек киләчәк?Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсия акчалары ничек киләчәк?
Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсия акчалары ничек киләчәк?

Русиядә Яңа ел бәйрәмнәре 30 декабрьдән башланып 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. Бу көннәрдә пенсияләр ничек таратылачак?

Русия Социаль фондының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гыйнвар ае өчен пенсияләр һәм башка социаль түләүләр күнегелгән график буенча – 3 гыйнвардан башлап халыкка таратылачак. Аның конкрет датасы декабрь ае өчен пенсия квитанцияләрендә  үк күрсәтелгән иде.

Кредит оешмаларына акчалар күчерү килешүдә билгеләнгән вакытта – 12 гыйнвардан соң башкарыла. Бу хактагы төгәл мәгълүматны “Русия почтасы” бүлекчәләреннән һәм банклардан алырга мөмкин.

Тулпар

Автор:
Читайте нас