

“Теләкләр чыршысы”нда катнашкан Иске Балтач авылы кызы Эвилина Фатихованың хаты эшкуар Гильметдиновларга төште. Алар кызның бер теләген тормышка ашырды — самрт – сәгать бүләк иттеләр.
Эвилина өчен бу Яңа ел бәйрәме истәлекле булды. Үзенә күптән булдырырга теләгән әйберен кулына алды. Һәм ул хыялы Яңа ел алдыннан чынга ашты. Яңа ел Яңа шатлыклар, Яңа бәхетләр алып килсен, Эвилина!