Новости
31 декабрь 2023, 13:08

Чама белергә кирәк

Яңа елны мандариннарсыз күз алдына китереп булмый.Зур кеше һәм балаларга тәүлегенә ничә мандарин ашарга киңәш ителә.

Чама белергә кирәкЧама белергә кирәк
Чама белергә кирәк

Чынлап та елның әлеге иң матур бәйрәме кечкенә чакларыбыздан ук күңелләребездә һичшиксез мандарин белән чагылыш таба. Чөнки ул кышын һәрчак өстәлләребез түрендә, аны яратып ашыйбыз, бәйрәм күчтәнәче итеп бүләк итәбез.
Мандаринны никадә яратсак та, аны чама белеп ашарга киңәш итә табиб-гастроэнтерологлар.
Табиблар кисәтүенчә, мандарин салицил кислотасына үтә бай, цитрусны күп ашаганда шушы кислота тән тиресе кычынуына һәм кызаруына китерергә мөмкин. Организмыгызның үзенчәлекләрен белә торып, аны күп ашап бәйрәмегезне боза күрмәгез дип кисәтә табиблар.
Мандаринны күп ашау шулай ук эчне күптерергә, саруны кайнатырга һәм косасыны китерергә мөмкин. Диабетикларга да сак булырга киңәш ителә. Чөнки җимештәге фруктоза канда шикәр микъдарын күтәрергә мөмкин.
Зур кеше өчен тәүлегенә 5 мандарина ашау норма булып санала. Балаларның икедән артыгын ашамаулары хәерлерәк, дип киңәш итә белгеч.

Автор:
Читайте нас