

Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә:
— Хәер өчен алынган әйберне хәер-сәдака яки бүләк нияте белән тарату рөхсәт ителә һәм тараткан кешегә аның өчен әҗер-савап була. Сәдаканың хәерлесе — кешегә файда китерә торганы. Иң мөһиме — сәдака итеп бирелгән нәрсәне көндәлек тормышта куллану. Ул ислам динендә мөселманнар өчен рөхсәт ителгән булырга тиеш. Мәсәлән, шәригатьтә алтын-көмеш савыт-сабаларны һәм кашыкларны сәдака итеп бирергә ярамый, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр безне аларны кулланудан тыйды.
Ирек Мәйданы ннан