

Шәхси эшкуар Н.М. Мәрданов инде күп еллар дәвамында туган, үскән авылына төрле эшләрдә ярдәм кулы сузып яши.
—Әти-әнисе вафат булсалар да, туган, үскән йортын ташламый, сүндермиләр, кышкы айларда да кайтып йөриләр. Иптәшенең ата-анасы исән-саулар. Алар белән дә җылы мөнәсәбәттәләр Мәрдановлар. Узган җәйдә авылның Үзәк урамының бер өлешенә өч кат ком салдырып, вак таш түшәтеп эшләтте Наил Мәгъданур улы. Бу җәйдә, көздә баткак күрмәдек. Аңа кадәр дә күп эшләр эшләтте авылда. Зиратны коймалатты, мәчетне капиталь ремонтлатты. Өр-яңа тәрәзәләр куйдыртты. Җылылык системасын яңартып эшләтте. Авылдашыбызны һәм аның гаиләсен Яңа 2024 ел белән кайнар котлап, зур саулык, иминлекләр, эшендә уңышлар телисе килә! Безне, авылдашларыңны онытма, Наил! — ди хезмәт ветераны Әлтаф Галимҗанов.
Шәхси эшкуар Наил Мәрданов җитәкләгән компания Губкинск, Ноябрьск, Тарко-Сале, Муравленко шәһәрләрендә автомобиль һәм махсус техника хезмәте күрсәтү өлкәсендә лидер оешмалар исәбендә.
Автопарк нефть-газ тармагындагы төзелеш, монтаж, бораулау эшләре һәм йөк ташу кебек хәвефле объектлардагы производство эшләре өчен махсус техника җәлеп итүдәге төрле ихтыяҗларны канәгатьләндерергә ярдәм итә.