Новости
29 декабрь 2023, 06:02

Йомыркага кайчан бәяләр төшәчәк?

Бу хакта ТАССка «Руспродсоюз» ассоциациясе идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Леонов сөйләгән.

Йомыркага кайчан бәяләр төшәчәк?Йомыркага кайчан бәяләр төшәчәк?
Йомыркага кайчан бәяләр төшәчәк?

Аның сүзләренчә, бәяләр 2024 елның гыйнварында ук төшәчәк.

"Яңа елдан соң без бәяләрнең төшүен күзәтә алабыз — аларны сәүдә челтәрләре белән килешүләр тотрыклы итә. Импортны ачу да бәяләргә өстәмә басым ясар", —дигән ул.

Хәтергә төшереп үтик, декабрь башыннан бәя 4,6% ка күтәрелде, ә ел дәвамында 46,18% ка артты. Йомырка бәясенең кискен артуы инфляция белән генә түгел, ә ихтыяҗның шактый артуы белән дә бәйле. Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте (ФАС) тикшерү башлады. Бу хәлгә карамастан, вице-премьер Виктория Абрамченко илдә йомырка кытлыгы булмаячагын хәбәр итте.

Автор:
Читайте нас