Новости
29 декабрь 2023, 08:59

Район Хакимияте башлыгы чыршысында

Район Хакимияте башлыгы Чыршысы елның елында уку алдынгыларын, олимпиада җиңүчеләрен, мәктәп тормышында, спортта, сәнгатьтә югары күрсәткечләргә ирешкән мәктәп укучыларын бер мәйданга туплый. Быел алар янына махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләрнең балалары да кушылды. Бәйрәмдә 200дән артык укучы катнашты, шуларның 60-ы махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары.

Район Хакимияте башлыгы чыршысындаРайон Хакимияте башлыгы чыршысында
Район Хакимияте башлыгы чыршысында


Яңа ел –әкияти, күңелле уеннар, сюрпризлар, маҗаралар бәйрәме, аны балалар hәм өлкәннәр түземсезлек белән көтеп ала. Ћәр бала әкияткә hәм могҗизага ышанып, бәйрәмнән ниндидер тылсым көтә. Быел балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә киләсе елдан яхшылык өмет итә. Шушы бәйрәмгә җыелган балаларны Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев котлады.
—Биредә укуда, спортта, сәнгатьтә алдынгы укучылар, әтиләре безнең хәвефсезлеген тәэмин иткән балалар, төрле конкурс ћәм олимпиада җиңүчеләре җыелган. Сезгә барыгызга да рәхмәтемне җиткерәм. Сез безнең киләчәк. Яңа ел белән сезне котлыйм, сәламәтлек, җан тынычлыгы, зәңгәр күк йөзе телим, —диде ул .
Илгиз Субушев әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына БР Башлыгы Радий Хәбировның бүләкләрен тапшырды. Шунысы шатлыклы, кечкенә сабыйлардан алып өлкән сыйныф укучыларына кадәргеләр бүләк алып шатланды .
Район мәгариф начальнигы урынбасары Айдар Хисмәтов та укучыларны Яңа ел уңаеннан тәбрикләү сүзләре җиткерде. Укуда бары тик “5”ле билгеләренә өләшкәннәргә бүләкләр тапшырды.
Күркәм чара ары таба, мәдәният сарае фойесында, купшы чыршы тирәли түгәрәккә тезелеп җыр-биюләр, уеннар белән дәвам итте. Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре оештырган тамашада, мавыктыргыч уеннарда ћәр бала ихлас катнашты.

Район Хакимияте башлыгы чыршысында
Район Хакимияте башлыгы чыршысында
Район Хакимияте башлыгы чыршысында
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас