

Бәйрәмгә чакырылган 5 укучының икесенең әтисе махсус хәрби операция барышында һәлак булган һәм берсенең әтисе әлеге вакытта МХОдә катнаша. Алар — Асавка мәктәбеннән апалы-сеңелле Камилла һәм Карина Арманшиналар, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Ильнара Гәрәевалар.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбеннән Амалия Гайниәхмәтова һәм Эмиль Фәттаховлар уку алдынгылары буларак мәртәбәле чарага чакырылган. Амалия һәм Эмиль җәмәгать тормышында актив катнашканнары, дәрәҗәле бәйгеләрдә әледән-әле җиңү яулаганнары хакында күпләр хәбәрдар.
Укучыларны Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Рамазанова озатып барган. Гүзәл Әхәт кызы әйтүенчә, балалар шатланып, матур тәэссоратлар белән кайткан.
—Иң тәүдә балалар Алкинода “Патриот” хәрби паркына сәяхәт кылдылар. Кичен алар өчен махсус чара оештырдылар. Икенче көнне “Башкортстан” дәүләт концерт залында зур бәйрәм үтте. Укучыларны Мәгариф министры урынбасары Инесса Косолапова котлады. Яңа ел тамашасын укучылар яратып карады, — ди Гүзәл Рамазанова.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы, бары тик бишле билгеләренә өлгәшүче укучы, мәктәп тормышында актив катнашкан Эмиль Фәттахов та кичерешләре белән уртаклашты.
― Бәйрәм шулкадәр ошады. Тәү тапкыр „Патриот” паркын күрдем. Чагу тамаша карадык. Бүләкләр тапшырдылар, чарадан күтәренке күңел белән кайттык, — ди Эмиль Фәттахов.
Чынлап та бик күпләр шушы чарада катнашырга тели. Ә Яңа 2024нче елга аяк басканда 5 райондашыбызның хыяллары тормышка ашты.