Новости
28 декабрь 2023, 09:18

Балтачлы Ришат Әхмәтов Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Бүләкне райондашыбызга “Башкиравтодор” акционерлар җәмгыяте генераль директоры вазифаларын башкаручы Ильгиз Усманов тапшырды.

Балтачлы Ришат Әхмәтов Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләндеБалтачлы Ришат Әхмәтов Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Балтачлы Ришат Әхмәтов Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Намуслы хезмәте, югары профессиональлеге,  Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрендәге юллар төзелеше өчен зур өлеш керткәне өчен “Башкиравтодор” акционерлар җәмгыяте филиалы —  Красный Луч юл ремонтлау – төзү идарәлеге начальнигы Ришат Фәнис улы Әхмәтов Башкортстан Республиткасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.  

-Ришат Фәнис улын коллектив хөрмәт итә, абруе зур. Сүзе үтә. Эшне оештыра белә. Шундый хезмәткәребез белән горурланабыз, - ди "Башкиравтодор" акционерлар җәмгыяте филиалы - Тәтешле юл төзү һәм ремонтлау идарәсенең Балтач участогы начальнигы Илдар Җиһангиров.  

“Башкиравтодор”ның Балтач участогында юл мастеры булып эшләгән, ЛНРга командировкага юлланган райондашыбыз Ришат Фәнис улы Әхмәтовның алдагы гомерендә дә уңышлар, саулык телибез.

Балтачлы Ришат Әхмәтов Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Балтачлы Ришат Әхмәтов Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Автор:
Читайте нас