Новости
27 декабрь 2023, 09:33

Кышкы каникуллар тыныч үтсен

БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарга каршы профилактик эшләр алып баручы инструкторы Ришат ХИҖӘПОВ кышкы каникул чорында укучыларны  сак булырга чакыра 

Кышкы каникуллар тыныч үтсенКышкы каникуллар тыныч үтсен
Кышкы каникуллар тыныч үтсен

 Яңа ел башлану белән балалар петарда шартлата, бенгаль утлары яндыра. Алар аеруча куркыныч тудырганын балаларыгызга  сөйләгез,  аларны сатып алырга тырышмагыз.  Өйдә бизәлгән чыршылар да куркыныч тудыра.  Бигрәк тә  ясалма чыршылар. Төнгелеккә  аларны сүндерергә онытмагыз.

Ел саен һава температурасы тбәнәю чорында электр приборларын һәм мич җиһазларын нормаль кулланмау белән бәйле янгыннар саны арта бара, шуңа күрә торак биналарда электр җиһазларын һәм мич җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында истә тотарга кирәк.Балаларга өлкәннәргә охшарга тырышу хас. Балалар күзәтеп, утны өлкәннәр кулында файдалы, мәрхәмәтле шөгыль итеп күрә. Шырпыга әти, әнисе булмаганда  тотынганда бөтенләй башка хәл килеп туарга мөмкин. Балалар шырпы алмасын өчен, аларның артыннан катгый күзәтеп торырга кирәк. Аларның электр җылыту приборлары, газ плитәләре белән файдалануларына юл куярга ярамый. Балаларга начар мисал күрсәтмәгез: алар каршында тәмәке тартмагыз, караңгы бүлмәләрне яктырту өчен кәгазьгә ут кабызмагыз.

Чаңгы, чана шуу да саклык таләп итә. Урамда, машиналар йөри торган урыннарда таудан шумагыз. Әледән-әле бәхетсезлек очраклары булып тора. Күптән түгел Уфа урамында бер малай машина астына кереп киткәне хакында күпләр хәбәрдәрдер.

Елга, күлләр өстендә  боз шуганда, балык тотканда  сак булыгыз. Бозның ныклыгын беркем дә белми.  Өй кыеклары, төрле биналар яныннан узганда да сак булыгыз, өстегезгә кар яисә боз төшүеннән сакланыгыз.

  Сау-сәламәт булып, ял итеп, көч һәм энергия туплап өченче чиреккә укырга килегез

Автор:
Читайте нас