Новости
27 Декабря 2023, 09:54

Богдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә

Күп балалы Земфира һәм Булат Мөҗиповлар ел саен Яңа ел бәйрәменә кардан төрле сыннар эшләп авылдашларына, кунакларга матур бәйрәмчә кәеф бүләк итәләр.

Богдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтәБогдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә
Богдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә

Аҗдаһа елын бу гаилә тагын да зуррак әзерлек белән каршылый. Биредә кардан эшләп бизәлгән яшел чыршы, әкият геройлары, ГАИшниклар, ел символы — Аҗдаһа да килеп урнашкан.  

—Тәүлекнең кичке сәгатьләрендә Мөҗиповлар яшәгән йорт ерактан ук җем-җем балкыган утлары белән әллә кайдан үзенә чакырып тора. Килегез, күрегез. Истәлеккә шушы матурлык фонында фотога төшегез! — ди богданлылар.

Афәрин, Мөҗиповлар!

Яңа ел бәйрәмнәре дөньяга тынычлык, бар кешегә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килсен!

Фотоларны һәм мәгълүматларны файдаланганда "Балтач таңнары" гәзите сайтына сылтама мәҗбүри

Богдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә
Богдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә
Богдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә
Богдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә
Богдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә
Богдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә
Богдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә
Богдан авылындагы Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә
Автор:
Читайте нас