

Бу чарадан авыл интеллигенциясе дә читтә калмады. Бигрәк тә авыл старостасы Файзехан Яхин, мәктәп директоры Ришат Зөлкаров, авыл советы депутаты Ильшат Нигамаев актив булды.
Проект чикләрендә хәл итәсе мәсьәләләрне караганда халык авылның Мәктәп урамын төзекләндерү өчен бертавыштан тавыш бирде.
Проектны уңышлы тормышка ашыру йөзеннән инициатив төркем сайланды.
Файзехан Яхинны авылдашлары төркемнең җитәкчесе итеп сайлады. Шулай ук аның составына түбәндәге тучыбайлылар керде: Эльмира Гафурова, Нэля Гимаева, Фарис Давлетов, Эльвира Зөлкарова, Радим Гилязов, Гульнур Нигамаева, Гульчачак Казимова, Альмира Шаймиева, Гульсария Шаяхметова.
Артып калган акчаны шунда ук кулланырга карар иттеләр.
Проектны софинанслау мәсьәләсенә килгәндә, республика бюджетыннан сметага карап 1.200.000 сумга кадәр акча бирелә. Йөз балл җыю өчен халык өлеше сумманың 8 проценты, спонсорлар өлеше шулай ук 8 проценты, авыл советы өлеше гомум сумманың 13 проценты күләмендә билгеләнә.
Халык авыл урамнарын төзекләндерү буенча даими мөрәҗәгать итә.
Җыелышта олы яшьтә булуына карамастан, Масуа апа Казимова да катнашты. Авыл сулышы, авыл тормышы өчен битараф булмаганы өчен аңа аерым рәхмәт.
Җәлил Гафуров, Тучыбай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы