Новости
24 декабрь 2023, 01:30

Корвалолны ни өчен тыярга җыеналар?

Ул нәрсәдән дәвалый торган дару соң?

Корвалолны ни өчен тыярга җыеналар?Корвалолны ни өчен тыярга җыеналар?
Корвалолны ни өчен тыярга җыеналар?

Россиядә корвалол һәм валокордин сатуны тыярга кирәк! Табиб-кардиолог, геронтолог һәм гериатр Юрий Конёв шундый тәкъдим белән чыккан. Конёв сүзләренчә, корвалол һәм валокордин кайбер очракларда сәламәтлеккә зыян гына салырга мөмкин.

“Бу даруларның нигезен йоклата торган һәм седатив (тынычландыручы) матдәләр тәшкил итә. Алар йөрәкнең кан тамырларына бернинди йогынты ясамый”, – ди табиб. Конёв сүзләреннән аңлашылганча, мондый препаратларны йөрәк өянәкләре вакытында кабул итү аеруча куркыныч. Ник дигәндә, аларны эчкән кеше тынычлана, авырту басылгандай тоела, ә процесс дәвам итә һәм бу аныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

“Корвалол белән валокординны күпләр йөрәк авырулары вакытында файдалы дип исәпләсә дә, рәсми рәвештә алар йөрәк дарулары дип саналмый”, – дип тә ачыклык керткән табиб.

ВТ

Автор:
Читайте нас