Новости
22 декабрь 2023, 03:27

Иске Балтач авылындагы янгын гараж белән иномарканы юк итте...

Янгын сүндерүчеләрнең оператив эш итүе ялкын телләренең башка корылмаларга таралуын чикләде. 

2023 елның 22 декаренә чыккан төндә, Иске Балтач авылындагы 66 санлы янгын сүндерү частенә янгын баш калкытуы турында хәбәр килә. Кизү торган янгын сүндерү командалары шундук ярдәмгә ашыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йортның гаражын ялкын телләре камап алган була. Төнен көчәйгән җил махсус хезмәт хезмәткәрләренең эшен катлауландырса да, сынатмый, ялкын телләренең таралуына юл куймый алар.

Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә гараж эчендәге чит ил машинасы юк ителде, кирпечтән төзелгән гараж зур зыян күрде.

Янгын урынында махсус хезмәт тикшерүчесе һәм белгечләре эшли. Алар янгынның сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен истән чыгармагыз! Электр приборлары, төрле җылыткычлар кулланганда аеруча сак булыгыз. Янгын бер кешене дә, мал-мөлкәтне дә аямый, санаулы минутлар эчендә юк итә. Үзегезне, якыннарыгызны, мөлкәтегезне саклагыз! Ялгызлары гомер кичергән күршеләрегезгә аеруча игътибарлы булыгыз.

Илһам Габсаликов, янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы

 

Автор:
Читайте нас