

Үзәкләштерелгән район китапханәсе гаиләләре белән китап укучылары белән горурлана. Аларны башкаларга да үрнәк итеп куябыз. Рәүзыя һәм Рудаль Солтановлар, Әлфинә һәм Гатуф Гәрәйшиннар, Асия һәм Фәдис Исламовлар, Фидалия һәм Фәнил Гарифуллиннар, Раушания һәм Мөкамил Әхмәдуллиннар, Резеда һәм Вильсур Садертдиновлар, Лира һәм Илгиз Субушевлар, Ленария һәм Азат Нуриевлар, Гөлфирә һәм Рәүф Факитдиновлар, Розалия һәм Риф Хәмәтнуровлар, Гүзәл һәм Филүс Камалтдиновлар, Алия һәм Назыйф Дәүләтгәрәевлар, Филзә һәм Рәфис Шәйхәйдаровлар, Зәләф Гәрәйшин һәм аның кызы Альбина Фәссахова, Динә Мостафина һәм аның кызы Лилия, Әлфинә Нәбиева һәм аның улы Эльмар. Аларның гаиләләре өчен китап — белем чыганагы, фикер сандыгы, тугры дус та, сердәш тә.