

Бәрәңге, дуңгыз, тавык ите һәм башка азык-төлек товарларының бәясе кими. Бу хакта «Известия» гә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.
“Азык-төлек товарларының сөт, май, сыр, он, икмәк, макарон изделиелары, аш чөгендере, туңдырылган балык, көнбагыш мае һәм башка төрләре буенча, агымдагы елда җитештерүчеләрнең бәяләре үсеш темплары гомуми инфляциядән түбәнрәк. Моннан тыш, кайбер категорияләр буенча сату бәяләре әлеге вакытта узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк. Мондый позицияләр арасында — бәрәңге (-17,2%), суган (-5,9%), карабодай ярмасы (-17,1%), вермишель (-2,9%)”, — дип сөйләгәннәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Дуңгыз һәм тавык ите бәясе төшү турында комментарий биреп, ведомствода соңгы атнада тиешле күрсәткечләр 2,9 һәм 1,1 процентка кимегәнен күрсәткәннәр.
“Мондый динамика кулланучылар бәяләрендә дә чагылыш таба. Әйтик, Росстат мәгълүматлары буенча, соңгы атнада тавык ите ваклап сатуда 0,63% ка арзанайган”, — дип төгәлләгәннәр авыл хуҗалыгы министрлыгында.