

Берничә ел инде Урындагы башлангычларны яклау программасы эшләп килә. Бу программа ярдәмендә авылларның күп кенә проблемалары хәл ителә. Быел Нөркә авылында шушы программа нигезендә 2130 метр озынлыкта суүткәргеч системасына капиталъ ремонт эшләнде. Халык бу эшне хуплап кабул итте.
Алдагы 2024 елда Нөркә авыл биләмәсендә ППМИ программасы буенча конкурста Усман авылы катнаша. Әлеге программаны тормышка ашыру уңаеннан авыл халкы беренче җыелышка җыелды. Программаның шарты белән күптән таныш булганлыктан, бертавыштан су торбаларын алыштыру мәсьәләсен куйды hәм катнашырга теләк белдерде.
1970 елларда салынган су торбалары яраксызга әйләнде. Еш тишелү сәбәпле, халыкны су белән тәмин итү авырлашты. “Реаль эшләр” проекты буенча 200 метр озынлыкта су торбалары алыштырылды. Ләкин тагын 1500 метр озынлыкта суүткәргечләрне алыштырасы бар. 18 декабрь конне Усманда беренче оештыру җыелышы үтте. Авылы халкы проект шартларын уңышлы үтү өчен мөмкин булганның барын да эшләргә дигән уртак максат белән яши.
Ильяс Нигаматуллин, Нөркә авыл биләмәсе хакимияте башлыгы