Новости
19 декабрь 2023, 04:18

Якын көннәрдә Башкортстанда буран көтелә

Һава температурасы да күтәреләчәк.

Якын көннәрдә Башкортстанда буран көтеләЯкын көннәрдә Башкортстанда буран көтелә
Якын көннәрдә Башкортстанда буран көтелә

Башкортстанда куркыныч һава торышы көтелә. Бу республика Гидрометеоүзәге синоптиклары фаразыннан килә.

Атна уртасында, 20 декабрьдә, төбәккә буран киләчәк. Көчле җил һәм мул явым-төшем юллардагы хәлне начарайтачак. Шулай ук синоптиклар электрүткәргечләрдә һәм агачларда җепшек кар, бозлавык, юлларда кар көртләре, кар өермәсе, бозлавык булачагын фаразлый. Һава температурасы +1 градуска кадәр күтәреләчәк.

Иртәгә, 20 декабрьдә, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -5, -10°, көндез -4,+1°, ди метеорологлар.

Пәнҗешәмбе, 21 декабрьдә, тагын да җылырак булачак, әмма һава торышы үзгәрмәячәк.

- Термометр баганасы төнлә 0, -5° кадәр төшәчәк, көндез -3,+2° күтәреләчәк, — диелә фаразда.

Автор:
Читайте нас