Новости
19 декабрь 2023, 16:01

Бик тәмле бәлеш пешерәбез

 Якыннарыгызны тәмле бәлеш пешереп ашатыгыз. Үрдәк ите булмаса, башка төр ит – сыер, сарык, каз ите белән дә бик тәмле булачак.

Камыр өчен 1 стакан җылы суга 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы майонез, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае кирәк. Камырны басканнан соң 20 минут тотабыз.

Эчлек өчен үрдәк итен, үрдәкнең эчәк-бавырларын ваклап туралган суган, бәрәңге тоз һәм борыч салып болгатабыз.

Камырны җәеп майланган табага салабыз.

Эчлекне салабыз.

 

Бәлешне ябып, камырны бөгәбез.

Кыздырылган мичкә 1,5-2 сәгатькә куябыз.

Бәлешегез тәмле булсын!

Автор:
Читайте нас