Новости
19 декабрь 2023, 10:15

2024 ел Башкортстанда нәрсә елы булачак?

Башкортстанда алдагы елның исеме билгеле булды. 

2024 ел  Башкортстанда нәрсә елы булачак?2024 ел  Башкортстанда нәрсә елы булачак?
2024 ел Башкортстанда нәрсә елы булачак?

Бүген, 19 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Анда ул 2024 елны республикада Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы дип игълан итәргә тәкъдим итте.  

“Без инвалид бала караучы гаиләләргә, хезмәт яшендә булган инвалид кешеләргә аларның мәшгульлеген тәэмин итү, һөнәри белем алырга булышуга, социаль инфраструктураны, тирә-як мохитне алар өчен яраклаштыруга, реабилитация системасына иң җитди игътибар бүләчәкбез. Монда мәсьәләләрне бердәм хәл итәргә кирәк. Дөресен әйткәндә, бу кешеләр – мөмкинлекләре чиксез кешләр. Безнең бурыч – аларның тормыш сыйфатын күтәрү”, – дигән бурыч куйды төбәк җитәкчесе һәм хөкүмәткә чаралар планын әзерләргә кушты.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр тулы тормыш белән яшәсен өчен без барысын да эшләргә тиешбез һәм бу алдагы елның гына бурычы булмаячак дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.

Республиканың хезмәт министрлыгы мәгълүматы буенча, бүген Башкортстанда инвалидлыгы булган 250 мең кеше яши. Аларның 93 меңе – хезмәт яшендә.

Автор:
Читайте нас