

“Табылды, исән!” Әнә шундый сүзләр белән ахыры бәхетле тәмамланган бала эзләү тарихы турында бүген социаль челтәрләрдә “ЛизаАлерт. Башкортстан” эзләү отряды волонтеры — Инна (позывное “Майор Гром”) язган.
Аның сүзләренчә, 10 яшьлек малайны эзләү өчен гариза 16 декабрь кичендә волонтерларның кайнар линиясенә килгән.
"Тиз эш итәргә кирәк: урамда инде караңгы һәм бик салкын. Эзләүнең мәгълүмати координаторлары (инфорг) Елизавета (позывное “лИса”) һәм Анастасия (позывное “Стейша”) шунда ук мәгълүмат җыюга һәм гариза буенча эшкә тотындылар. Ориентирлар бастырылган һәм кыска шалтыратулар төркеме дәвханәләр белән бәйләнешкә кергән арада, мин инде штаб җыю өчен урын һәм вакыт билгелим, – дип яза Инна. – Вакыт бик соң, 00.00 сәгать булуга карамастан, баланы эзләү өчен утызлап волонтер җыелды. Аларны җәяүле төркемнәргә бүлеп ("лисы"), бурычларга җибәрәм. Бу, беренче чиратта, бала югалган районны патрульләү, ачык подъездларны тикшерү, ориентирлар тарату, шаһитлар арасында сораштыру. Автомобильле экипажлар (“ветры”) ераграк районнарга бурычлар үтәргә җибәрелә”.
Волонтерлар үз бурычларын “япканнан” соң, урамда салкын, ә үзләре арыган булуга карамастан, штабка яңа бурыч алырга кайта. Бу вакыт дәвамында волонтерлар баланың туганнары һәм полиция белән элемтәдә тора.
"Иртәнге якка ирекмәннәр тарала башлый: бераз йокларга кирәк. Күпләр эзләүне икенче көнне дә дәвам итәргә әзер булулары турында хәбәр итә. Барысы да бала өчен бик борчыла. Соңгы "төлке" биремне иртәнге сигездә яба. Төн буе йокламаган инфорглар, бер-берсен алыштырып, шул ук вакытта яңа бурычларны үтәү өчен янә волонтерлар җыя. 11.00 сәгатьтә безгә күптән көтелгән һәм шатлыклы шалтырату килә – баланы полиция хезмәткәрләренең берсе таба, әнисе инде бүлеккә килергә чыккан. Эзләүне туктатуны игълан итәбез һәм катнашкан һәркемгә зур рәхмәт! - дип сүзен йомгаклаган волонтер.
Фото: "Лиза Алерт. Башкортостан", Vk