

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов өченче тапкыр әти булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операция зонасында Азат Шамил улының позывное “13”. Һәм нәкъ 13 декабрьдә аларның кызлары дөньяга килгән. Кичә аларны бала тудыру йортыннан чыгарганнар. Кыска вакытлы ялга кайткан Азат Бадранов якыннарын үзе каршы алган. Бу шатлыклы мизгелләрне чагылдырган фото белән блогер Ильяс Батыргариев үзенең Телеграм-каналында бүлешкән.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның беренче вице-премьеры узган елның ноябрендә лейтенант дәрәҗәсендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә барырга карар кылды. Беренче ярты елда ул Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон составында хезмәт итте, ә аннан соң 3нче армия корпусының сәяси бүлеге офицеры булды, шулай ук республика хәрбиләренә ярдәм күрсәтү һәм сугышчыларыбызга гуманитар йөкләр китерүне координацияләү буенча эш башкара. Хезмәт һәм хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде.
Фото: Ильяс Батыргариев, ТГ